“ӘРЕМ ЯМАН ШЕШ КҮЗӘНӘКЛӘРЕН ҮТЕРӘ” Спас районы Болгар шәһәрендә яшәүче Рушания Минсәгыйрова үләннәр, аларның шифасы турында, кайсы авырулардан ничек кулланасын яхшы белә. Табигатьтән сихәт алырга сәламәтлеге какшап китеп, учлап дару ашаудан туйгач өйрәнгән ул. — Мәктәптә укыганда ботаника һәм биология фәннәрен бик ярата идем, — дип сөйләде Рушания апа. — Аннары гаиләбездә дә үлән җыю гадәте булды. 19 яшемдә кияүгә чыктым, бер-бер артлы бала таптым. Сәламәтлек какшады, шактый авырулар килеп чыкты. Авыр хәлдә хастаханәгә дә эләктем. Учлап дару эчтем. Дару ашаудан туеп, үләннәр белән кызыксынып киттем. Табигать байлыкларын киптереп, кулланырга өйрәндем. Гаиләбез белән күп еллар шулардан сихәт алып яшибез, даруханәдән дару алган юк. Үзем таныган хәтлесен киптереп әзерлим. Туганнарга, дусларга, танышларга да биргәлим. Үлән, тамыр җыюдан җаныма шулкадәр рәхәтлек алам, дөньямны онытам. “УСАК КАЙРЫСЫ ЯЛКЫНСЫНУ БЕЛӘН КӨРӘШӘ” Рушания апа сөйләвенчә, алар үләннәрне төрләндереп эчә. Нәтиҗәсе булсын өчен, үлән төнәтмәләрен берәр ай кулланырга кирәк, күбрәк эчә торганнары да бар. — Мәсәлән, усак кайрысын 3 ай буена эчсәң, инфекцияләр, ялкынсынуларны юк итә, — дип сүзен дәвам итте үләнче. — Канны сыеклый, авыртуны баса, температураны төшерә. Тубылгы (таволга) үләне дә канны сыеклау үзлегенә ия, аның составында табигый гепарин бар. Язын җыелган тамырлары белән яман шешне дә дәвалыйлар хәтта. Яман шештән түндербаш (болиголов) кулланылуын күпләр беләдер. Ул — агулы үлән, сак эш итәргә кирәк. Төнәтмәсен спирт белән ясыйлар. Сарутны (пырей) күпләр чүп үләне дип алып ата. Ул бик әрсез, ә үлән никадәр әрсез булса, файдасы шулкадәр күбрәк. Сарут тамыры сөякләр өчен файдалы. Сарут кан тамырларын чистарта, диатездан файдалы, буыннарга тоз утырудан, кимерчәкләр ашалудан саклый. Аяк астында үсә торган тагын бер файдалы үлән: бәбкә үләне (спорыш). Бу үләнне чәй урынына кайнатып эчсәләр, бер генә әгъзада да таш булмас иде. Ул ташларны әкренләп эретә, кисәк кузгатмый. Кабыгы белән солы кайнатып эчсәң дә яхшы. “КЫЗЫМНЫ АНДЫЗ ҺӘМ ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫ БЕЛӘН САВЫКТЫРДЫМ” — Төпчек кызыбыз кечкенәдән ел саен әллә ничә тапкыр ангина белән авырды, гел антибиотик белән дәваладылар, — дип сөйләде үләнче. — Баланың иммунитеты какшап, ике атна саен авырый башлады. Кызымны савыктыру өчен күп эзләндем. Андыз тамыры белән әрекмән тамырын бергә кушып кайнатып эчерә торгач, бала ангинаның ни икәнен онытты, борынындагы полиплары юкка чыкты. Хәзер ул Казанда укый. Киткәндә тамырларны кулына тоттырып җибәрәм. Яшьләрнең бик кайнатып торасы килми, тамырны киптереп, кофетарткычтан чыгарып, порошок итеп әзерлим. Иммунитетны ныгыту, авыруларга профилактика ясау өчен шул порошокны бер атна йә бер ай эчеп торырга кушам. Рәзилә РӘСИМ. МАЙДА НӘРСӘЛӘР ҖЫЯРГА? Каенның кечкенә яфраклары — какырыкны чыгару, бәвел һәм үт кудыру үзлегенә ия. Невралгия, анемия авыруларын дәвалауда да кулланалар. Дүләнә (боярышник) кайрысы, яфраклары — кан йөрешен яхшырта, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан басымын төшерә. Көтүче сумкасы үләне — бөер чирләреннән файдалы, канны туктата. Имән кайрысы — ашкайнату системасы, хатын-кыз авыруларыннан файдалы, ялкынсынуларны бетерә. Җир җиләге яфрагы — бәвел кудыра. Азканлылык һәм шикәр чире булганда куллану яхшы. Балан кайрысы — шикәр чире, хатын-кыз авыруларыннан файдалы. Кычыткан — яраларны төзәтү өчен, буын чирләре булганда кулланыла. Әрекмән тамыры — бөер, үт куыгы, буын авыруларын дәвалый. Үги ана яфрагы — какырыкны чыгара. Тузганак — иммунитетны ныгыта, температураны төшерә. Бавыр, үт куыгы авырулары булганда, анемиядән файдалы. Бака яфрагы — яраларны төзәтә, авыртуны баса, бактерицид үзлеккә ия. Нарат ылысы — авитаминоз, подагра, ревматизмнан кулланыла. Кара карлыган яфрагы, канлы үлән — үт кудыру, яра төзәтү үзлегенә ия. Сарут тамыры — теш, сөяк һәм кан тамырлары өчен файдалы. "Ирек Мәйданы" гәҗите